Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
23 сентябрь 2024, 11:10

Башкортстанда кар кайчан ятачак?

Белгеч фикеренә колак салыйк.

Башкортстанда кар кайчан ятачак?
Башкортстанда кар кайчан ятачак?

Башкортстанда “Әбиләр чуагы” тәмамланды, яңгырлар башланды.  Метеорологлар фаразлавынча, Башкортстанда кар катламы ноябрьнең беренче ункөнлегеннән соң ятачак. Әмма хәзер Башкортстанда сезоннарның бер-ике атнага соңга калу, күчү тенденциясе ачык күзәтелә. Шулай булгач, ноябрьнең беренче декадасы республикада салкыннардан башлана, әмма әлегә карсыз булачак.

География фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының табигать һәм кеше институтының геология, Гидрометеорология һәм геоэкология кафедрасы өлкән укытучысы Рита Камалова мәгълүматлары буенча, климат нормалары нигезендә, Башкортстанда кар катламы 3 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр  урнаша. Әмма соңгы елларда ноябрь аенда температура да уңай күтәрелеш кичерә, ягъни тулаем алганда ноябрь ае җылына. Шуңа күрә кар катламы урнашу соңрак даталарга күчәргә мөмкин.

Галимнәр декабрьгә тотрыклы кар ятуны вәгъдә итә. Кыш гадәттәгедән җылырак булачак, шул ук вакытта алдагы кышка температураның кискен үзгәрүе хас булачак. Башкортстан территориясендә акрынлап җылыну чоры дәвам итә, өстәвенә бу процесс һаман үзгәрүчән  — җылыту салкыннар белән чиратлашып бара.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: