Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республика буенча урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -5 градуска кадәр кырау төшүе көтелә, кайбер көньяк районнарда гадәттән тыш янгын куркынычы фаразлана. Автомобиль юлларының аерым участокларында төнлә һәм иртән томан төшәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Җил үзгәрүчән юнәлештә, секундына 0-5 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, +5, көндез +13, +18 градуска кадәр җылытачак.
Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле җылый, дигән борынгылар.
Автор фотосы.