Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
27 сентябрь 2024, 10:50

Яллар җылы булсын иде, дисезме?

Синоптиклар һава торышын фаразлады.  

Яллар җылы булсын иде, дисезме?
Яллар җылы булсын иде, дисезме?

 Синоптиклар мәгълүматларына караганда, җомга көнне, 27 сентябрьдә, республикада явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Термометр баганалары көндез +16, +21 градус күрсәтәчәк.

Шимбә һәм якшәмбе, 28 һәм 29 сентябрьдә, явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, көндез республиканың төньягында көчле җил булуы көтелә. Һава температурасы төнлә +4, +9 градус, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0, -2° ка кадәр, көндез +17, +22 градус булуы көтелә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: