-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстанда яңа температура рекорды куелды

 Сентябрьнең соңгы көне җәйдән дә җылырак килде.

Башкортстанда яңа температура рекорды куелды
Башкортстанда яңа температура рекорды куелды

Быел август яңгырлы көннәре белән җанга тисә дә, сентябрь кояшлы көннәре белән шатландырды.

Башкортстанда сентябрьнең соңгы көнендә яңа температура рекорды куелды. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 30 сентябрьдә, көндез Уфа-Дим аэростанциясендә һава температурасының абсолют максимумы теркәлгән, ул +23,3 градус тәшкил иткән.

Элеккеге рекорд 1984 елда куелган, ул вакытта һава +21,9 градуска кадәр җылынган булган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, октябрьнең беренче көннәре дә Башкортстанда җылы булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: