Октябрь башында Башкортстанда рекорд куелды. Көзнең икенче аеның беренче көнендә Уфа-Дим аэрология станциясендә термометр +23,2 градус күрсәтте. Бу көн өчен рекордлы плюс температура, аңа кадәр Башкортстанда иң җылы көн 1974 елның 1 октябрендә булган. Ул чагында һава температурасы +21,5 градус теркәлгән.
Бер көн алдан, 2024 елның 30 сентябрендә, кырык ел элек булган рекорд узып кителде: температура +23,3 градуска кадәр җитте. 1984 елда бу көнне һава температурасы +21,9 градуска кадәр күтәрелде.
Синоптиклар фаразлавынча, быелгы октябрь коры һәм җылы булачак. Явым-төшем аз булыр дип көтелә, ә уртача айлык температура үткән ел күрсәткечләреннән 1 градуска артыграк булачак.
Айлык явым-төшем нормадан азрак булыр дип көтелә (норма40-60 мм).
Автор фотосы.