Башкортстанда коры һәм кояшлы көннәргә алмашка салкыннар киләчәк һәм явым-төшем башланачак. “Башгидрометүзәк” синоптиклары якын көннәрдә һава торышын фаразлады.
Бүген, 11 октябрьдә, республика буенча җепшек кар явуы көтелә. Көнчыгыш районнарда кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштантан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы көндез +1, +6 градус торачак.
Иртәгә, 12 октябрьдә, явым-төшемсез, төнлә көнчыгыш районнарда бераз кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, төнлә урыны белән көчле җил. Һава температурасы төнлә -3, -8 градуска кадәр суыта, көндез +3,+8 градус күрсәтәчәк.
Автор фотосы.