Халык сынамышлары буенча, әгәр 18 октябрьдә ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар. Ә бүген күк йөзе чалт аяз. Димәк, кар тиз генә төшмәс әле.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, урыны белән -10 градуска кадәр суыта, көндез +7, +12 градус җылы булачак.
Шимбә һәм якшәмбе, 19 һәм 20 октябрьдә, шулай ук явым-төшемсез, көньяк районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -2, -7 градус, урыны белән +3 градус көтелә, көндез +7, +12 градус җылы булачак.
Автор фотосы.