Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
20 октябрь 2024, 07:50

Көннәр кышка борыла

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Көннәр кышка борыла
Көннәр кышка борыла

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 20 октябрьдә, республикада явым-төшемнәр булмаячак, көньяк районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, көньяктан көчле. Һава температурасы төнлә -2, -7°, урыны белән +3°, көндез +7,+12°.

21 октябрьдә урыны белән бераз яңгыр, төнлә кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын, көньяктан көчле. Һава температурасы төнлә -1, -6°, урыны белән +4°, көндез +7,+12°.

22 октябрьдә Башкортстанда һава торышы сизелерлек явым-төшемсез булыр дип фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчүчән, талгын. Һава температурасы төнлә -2, -7°, урыны белән +3°, көндез +7,+12°.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: