Башкортстанда яңа эш атнасы башында явым-төшемсез көзге кояшлы һава торышы сакланачак. Синоптиклар фаразлавынча, дүшәмбе көнне, 21 октябрьдә, көн аяз булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -2,-7 градус, урыны белән +3,+8 градус җылы, көндез +8,+13 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе көнне, 22 октябрьдә, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көнбатыштан уртача, көньякта көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, урыны белән +5 градус җылы булачак, көндез +7,+12 градус торачак.
Чәршәмбе, 23 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан уртача, көньякта көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, урыны белән +5 градус, көндез +7,+12 градуска кадәр җылы әле.
Автор фотосы.