Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
22 октябрь 2024, 09:35

Түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә...

Бүгенге көнгә карап, кышның ничек килүен фаразлап була.

Түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә...
Түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә...

Халык сынамышларына күз салыйк әле, дуслар. 22 октябрьдә түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә — көз китәргә ашыкмый дигән сүз. Әмма быел көннәр җылы тора әле. Димәк, тиздән кышны көтәргә дә була.

Алдагы көннәрдә республикада кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 22 октябрьдә, республиканың төньягында бераз яңгыр явуы көтелә. Җил көнбатыштан талгын исәчәк. Көндез һава температурасы +7, +12 градус булачак.

Чәршәмбе, 23 октябрьдә, шулай ук бераз кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан уртача, урыны белән кискен җил чыгуы ихтимал. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус, көндез +6, +11 градус җылы булачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 24 октябрьдә, бераз яңгыр явуы ихтимал, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, төнлә көнчыгышта карлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус, көндез +4, +9 градустан күтәрелмәячәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: