Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
25 октябрь 2024, 09:45

Ялларда нинди һава торышы көтә?

Синоптиклар фаразларына колак салыйк.

Ялларда нинди һава торышы көтә?
Ялларда нинди һава торышы көтә?

Якынлашып килүче ялларда республика халкын яңгырлы, кайбер районнарда кар катыш яңгырлы һава торышы көтә, дип фаразлый “Башгидрометүзәк” синоптиклары.

Бүген, 25 октябрьдә, республикада бераз яңгырлар явачак, урыны белән көчле. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын. Көндез температура +3, +8 градус булачак.

26 һәм 27 октябрьдә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән кискен. Төнлә термометр баганалары -3, +2 градус, көндез +1, +6 градус күрсәтәчәк.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: