Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
28 октябрь 2024, 09:35

Өч кенә кояшлы көн көтелә...

Синоптиклар ноябрьгә һава торышын фаразлады.

Өч кенә кояшлы көн көтелә...
Өч кенә кояшлы көн көтелә...

"Яндекс. Погода" сервисы мәгълүматлары буенча, ноябрьдә Уфа халкын өч кенә кояшлы көн көтә. 10, 14 һәм 15 ноябрь көннәрендә һава торышы кояшлы булыр дип фаразлана. Айның калган көннәрендә синоптиклар болытлы һава торышы, яңгыр һәм җепшек кар вәгъдә итә.

Шул ук вакытта, фаразлар буенча, октябрьнең соңгы көннәре яңгырлы һәм салкын булачак.

Дүшәмбе һәм сишәмбе, 28 һәм 29 октябрьдә, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, көндез 0,+5 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: