Алдагы көннәрдә Башкортстанда -11 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген республикада урыны белән көчле яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле. Көндез температура +3, +8 градус.
Якшәмбе көнне, 3 ноябрь төнендә, кар катыш яңгыр, электр чымнарына һәм агачларга юеш кар ябышу, юлларда бозлавык булуы фаразлана. Көндез урыны белән бераз кар, көньяк районнарда юеш кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән көчле. Төнлә +1, -4 градус, көндез-3, + 2.
4 ноябрьдә, дүшәмбе көнне, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, төнлә урыны белән көчле булачак. Төнлә -1, -6 градус, аязытканда -11, көндез 0, -5 градус.