-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бүгенге көнгә карап, май аеның нинди булачагын фаразлап була.

Бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә
Бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Халыкта чынлыкка туры килә торган сынамышлар бик күп. Мәсәлән, 9 ноябрь нинди, май ае шундый, дигән сынамыш та бар. Анысын вакыт күрсәтер, ә бүген синоптиклар кыска вакытлы яңгырлар фаразлый.

Бүген, 9 ноябрьдә, Уфада болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы яңгыр явачак, дип хәбәр итә белгечләр.

Көндез температура -6дан +1 градуска кадәр, ә төнлә -4, +2 градус булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, аның тизлеге секундына 6,5 метрга җитәргә мөмкин.

Элегрәк республиканың аерым районнарында бозлавык, тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар сырынтылары, бозлы яңгыр, көнчыгышта буран булуын фаразлаганнар иде. Сезнең якларда да бозлы яңгыр явамы, дуслар?

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: