-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Көчле салкыннар кайчан башлана?

“Гисметео” синоптиклары фаразларын җиткерде.

Көчле салкыннар кайчан башлана?
Көчле салкыннар кайчан башлана?

Республикага көчле салкыннар кайчан киләчәк? “Гисметео” синоптиклары фаразларын җиткерде. Аларның мәгълүматларына караганда, 9 декабрьгә кадәр көчле салкыннар көтелми.

Ноябрьдә һәм декабрьнең беренче көннәрендә көндез һава температурасы +3 тән -7 градуска кадәр торачак. Төнлә ул -8 градуска кадәр төшәчәк.

Ноябрь башында җылы һава торышы булачак, кар катыш яңгыр явачак. 12 ноябрьдән көндез һава температурасы -1 градуска кадәр булачак. Аннары тагын бераз җылытуы ихтимал, һава температурасы  +2 градуска кадәр күтәрелүен фаразлыйлар.

19 ноябрьдән тотрыклы салкын һава торышы керәчәк. Әлеге көннәрдә явым-төшем — карлы яңгыр фаразлана.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: