-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әгәр бүген кырпак кар төшсә...

Халык сынамышлары ни юрый?

Әгәр бүген кырпак кар төшсә...
Әгәр бүген кырпак кар төшсә...

Халык сынамышларына күз салыйк әле, дуслар. 12 ноябрьдә кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс, дигән борынгылар. Синоптиклар бүген кар явуын фаразлый, димәк, тиздән салкын кышны көтәбез.

Бүген, 12 ноябрьдә, Башкортстанда урыны белән кар явуы, юлларда бозлавык, көндез җилнең тизлеге 15 метрга кадәр җитүе көтелә. Республикада һава торышының начараюы турында төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, Башкортстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез республика буенча кар явуы, төньякта көчле кар көтелә. Юлларда бозлавык. Җил көнбатыштан секундына  5-10 метр тизлектә исәчәк, көндез урыны белән көчле җил, секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы төнлә -4, -9 градус, аязытканда -14 градуска кадәр салкын, көндез 0, -5 градус торачак. Автомобиль юлларында төнлә һәм иртән урыны белән томан. Юлларда сак булырга киңәш итәләр.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: