14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
“Башгидрометүзәк” фаразларына караганда, бүген, 14 ноябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар һәм җепшек кар явуы ихтимал, аерым районнарда бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә исәчәк.Һава температурасы төнлә -1,-6 градус, көндез -3, +2 градус булачак. Автомобиль юлларының аерым участокларында бозлавык, машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш итәләр.
Автор фотосы.