-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әгәр бүген әтәчләр җырласа...

Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

Әгәр бүген әтәчләр җырласа...
Әгәр бүген әтәчләр җырласа...

15 ноябрьдә көн суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта, дигән борынгылар. Халыкта бу көнгә кагылышлы тагын бер сынамыш бар. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр, диләр.

Синоптиклар алдагы ял көннәренә һава торышын фаразладылар. Республикада явым-төшем һәм юлларда бозлавык көтелә.

Бүген, 15 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Җепшек кар һәм карлы яңгыр көтелә, юлларда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез +1, -4 градус торачак.

Шимбә көнне, 16 ноябрьдә, җепшек кар һәм карлы яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар сырынтылары ятуы, юлларга кар ятачак һәм бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Төнлә термометр баганалары 0, -5 градус, көндез +1, -4 градус күрсәтәчәк.

Якшәмбе, 17 ноябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Шулай ук җепшек кар һәм карлы яңгыр явуы көтелә. Кайбер районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле җил. Төнлә 0, -5 градус, көндез +2, -3 градуска кадәр суытачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: