-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Декабрьдә аномаль һава торышы көтелә

Синоптиклар кышның беренче аена фаразларын җиткерде.

Декабрьдә аномаль һава торышы көтелә
Декабрьдә аномаль һава торышы көтелә

Синоптиклар кышның беренче аенда һава торышының  гаҗәпләндерәчәге турында сөйләде. Ноябрьдә көтелмәгән җылы көннәр, кинәт салкынайтып, кар явуы, температураның кискен үзгәрүе, шулай ук, аптыратырлык булды. Кышның беренче аенда төбәккә бераз салкыннар киләчәк. Көндез термометр баганасы -10 градуска якынлашачак. “Гисметео” белгечләре мәгълүматларына караганда, һава температурасының мондый түбәнәюе декабрьнең икенче яртысында көтелә.

Русия метеохезмәте мәгълүматлары буенча, киләсе ай башында, кыш башлануга карамастан, көндез -3, -4 градус кына көтелә. Төнлә бераз салкынрак булачак. Икенче ункөнлектә кар ява башлаячак. 2, 3 һәм 5 декабрьдә кар явуы көтелә. 6 декабрьдән болытлы һаваторышы урынына кояшлы көннәр киләчәк.

Ай уртасында төнлә дә, көндез дә һава температурасы -7 градус тәшкил итәчәк.

Декабрьнең икенче яртысында термометр баганасы -10 градустан түбән төшәчәк. Аерым көннәрдә -20 градуска кадәр суыту көтелә. Юлларда кар ятуы һәм бозлавык булачак, кискен җылытуы да ихтимал.

Русиянең “Гидрометүзәге” фаразлары нигезендә, декабрьдә һава температурасы нормага якын яисә -10,8 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: