17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.
20 ноябрьдә ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
21 ноябрьдә җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сырган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
23 ноябрьдә томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
29 ноябрь көнне җепшек кар — буранга.
30 ноябрьдә көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.
Автор фотосы.