Башкортстан синоптиклары ял көннәренә һава торышын хәбәр итте.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, шимбә көнне, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы, бозлавык булуы көтелә. Җил көньяктан талгын. Төнлә-0, -5 градус, көньяк-көнчыгыш районнарда -10 градуска кадәр суыта, көндез -2, +3 градус.
Якшәмбе көнне, 24 ноябрьдә, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә-0, -5 градус, көньяк-көнчыгыш буенча -10 градуска кадәр, көндез - 1, +4 градус булачак.
Халык сынамышларына да колак салыйк. 23 ноябрьдә томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
Автор фотосы.