25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр, дигән халык сынамышы бар. Иртән көн аяз булса да, алдагы көннәрдә суытачак, дип фаразлыйлар.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 25 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Көндез һава температурасы -2, +3 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе һәм чәршәмбе, 26 һәм 27 ноябрьдә, явым-төшемсез. Алмашынучан юнәлештәге җил талгын исәчәк Термометр баганалары төнлә -3, -8 градус, урыны белән -9, -14 градуска кадәр, көндез -2, +3 градус күрсәтәчәк.
Билгеле булуынча, бүген иртән республиканың кайбер районнарында һава температурасы -13 градуска кадәр төшкән иде.
Автор фотосы.