-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Декабрь нинди булачак?

Синоптиклар кышның беренче ае нинди булачагын хәбәр итте.

Декабрь нинди булачак?
Декабрь нинди булачак?

Кышның беренче көннәре соңгы берничә елда иң җылыларның берсе булырга мөмкин.

1 декабрьдә Русиядә рәсми рәвештә кышкы сезон башланды. Көз ахыры Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Үзәк Русиянең башка төбәкләрендә, шулай ук, Башкортстанда да аномаль җылы һава торышы белән истә калды. Синоптиклар фаразлары буенча, кышның башы шулай ук йомшак булырга вәгъдә итә, карлы-яңгыр һәм кар күп явачак. Яңа елга температура сизелерлек төшәчәк, берничә төбәктә күпләп кар ятачак.

Республикада декабрьдә һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1,5 градустан югарырак булыр дип көтелә (норма -10,8 градус). Русия Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, айлык явым- төшем нормага якын— 30-50 мм булыр дип көтелә.

Дүшәмбе көнне, 2 декабрьдә, вакыты белән бераз кар явачак. Җил көнбатыштан талгын исәчәк. Термометр баганалары төнлә -1,-6 градус, аязытканда -11 градус, көндез +1,-4 градус күрсәтәчәк.

Сишәмбе, 3 декабрьдә, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача. Төнлә -1, -6 градус, аязытканда -11 градус , көндез +1, -4 градус торачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: