“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген республикада урыны белән юеш кар явуы, бозлавык булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, һава температурасы көндез +1, -4 градус.
Пәнҗешәмбе көнне, 5 декабрьдә, бераз кар явачак, урыны белән көчле, кайбер районнарда бозлавык булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньякка күчүчән, урыны белән кискен. Төнлә температура -2, -7 градус, аязытканда -12 градуска кадәр. Көндез 0, -5 градус.
Җомга көнне, 6 декабрьдә, урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяктан талгын. Төнлә температура -7, -12 градус, аязытканда -17 градуска кадәр. Көндез -5, -10 градус.
Автор фотосы.