Халык сынамышларына күз салсак, 5 декабрь көнне көчле суык булса, димәк, тиздән, бураннар башланыр, дигән борынгылар.
Башкортстанда һава температурасы иң якын көннәрдә нормага якынаячак, дип хәбәр итәләр “Башгидрометүзәк” белгечләре.
"Календарь кыш башлану белән республикада кар капламы урнашты, ә менә температура режимы кышкы режимда түгел, — ди синоптиклар. — Җылы һава массалары тәэсирендә республикада һава температурасының нормадан 5-7 градуска артыграк уңай аномалияләре күзәтелә. Атнаның икенче яртысында республикада һава торышы үзгәрәчәк".
Инде бүген үк, 5 декабрьдә, республика территориясе аша салкын фронт узачак, җепшек кар явуы, бозлавык булуы көтелә. Һава температурасы климат нормасына якынаячак.
6 декабрьдә төбәктә температура төнлә -8, -13 градус, аязытканда -18, көндез -5, -10 градуска кадәр төшәчәк.
Республика буенча ял көннәрендә уртача салкын һава торышы көтелә, төнлә һава температурасы -10, -15 градус, аязытканда -17, -22 градус, көндез -7, -12 градус. Атмосфера басымы арту белән сизелерлек явым-төшем көтелми, дип белдерде Башкортстан синоптиклары.
Автор фотосы.