-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бүген иртән -30 градус булган!

Урыны белән тагын да салкынрак булачак әле.

Бүген иртән -30 градус булган!
Бүген иртән -30 градус булган!

Республиканың кайбер районнарында иртәнгә кискен суыткан. Мәсәлән, Әбҗәлил районының Хәмит авылында һава температурасы -30 градуска кадәр төшкән. Бу хакта социаль челтәрләрдә Гөлнара Хәлфетдинова хәбәр итә.

— Хәмит авылында (Әбҗәлил районы) әти-әниләрдә бүген -30 градус суык, анда һәрвакыт салкынрак, Урал тауларында һава торышы бик кырыс, — ди Гөлнара.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген Башкортстанда сизелерлек явым-төшем көтелми, кайбер районнарда бозлавык. Җил үзгәрүчән, талгын исәчәк. Көндез температура -8,-13 градус, урыны белән -18 градуска кадәр салкын.

Иртәгә, 9 декабрьдә, республикада шулай ук салкын һава торышы көтелә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Төнлә -10, -15 градус, урыны белән -18, -23 градус, көндез -5, -10 градус булачак.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: