-11 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бүген морҗадан чыккан төтенгә игътибар итегез...

Сынамышлар буенча кышның холкын фаразлап карыйк әле, дуслар.

Бүген морҗадан чыккан төтенгә игътибар итегез...
Бүген морҗадан чыккан төтенгә игътибар итегез...

Бүген, 8 декабрьдә, морҗадан чыккан төтенгә игътибар итәләр. Әгәр ул өскә күтәрелсә, тиздән кар явар. Таралып китсә, җилле булыр.

Әгәр 9 декабрь көнне болытлар җиргә салынып торса, тиздән суыклар җитәр.

10 декабрь көнне эт һәм песиләр үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотса, каты суык һәм буран көтегез.

11 декабрь көнне песи тырнаклары белән тырманып йөрсә - суыта. Эт өреп, шыңшый икән - бик көчле суыклар киләчәк.

12 декабрь көнне әзрәк болытлап торса - суыта. Көн томанлы икән - тиздән көчле җил һәм буран булыр.

13 декабрь көнне кар яуса, ул җирдә 110 көн ятар.

14 декабрь - каурый-каурый катламлы болытлар - суыклар җитү турында кисәтә.

15 декабрь көнне яңгыр яуса, ул 40 көн буе дәвам итәр.

16 декабрь көнне балыкчылар яхшы табыш белән кайтса, кыш җылы килер.

17 декабрь көнне агач ботакларында кар ята икән, кыш суык килер.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: