Сишәмбедән, 10 декабрьдән, Уфада кар ява башлаячак һәм ул өч атнадан артык дәвам итәчәк. Шул ук вакытта синоптиклар көчле явым-төшемнәрне барлык көннәргә дә фаразламый.
“Gismeteo” мәгълүматлары буенча, алдагы өч көндә Башкортстан башкаласында юеш кар явуы көтелә. Көчле явым-төшем җомга, 13 декабрьдә көтелә.
Алдагы ике атнада һава торышы артык үзгәрмәячәк: бер-ике көн көчле кар явачак, калган вакытта явым-төшем азрак булачак.
Бүген көндез температура -5 градус тәшкил итәчәк, аннан соңгы көннәрдә -1 градуска кадәр җылыначак. Якшәмбегә термометр баганасы -11 градуска кадәр төшәчәк.
Автор фотосы.