-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Һава торышы бозыла

МЧС кисәтүләренә игътибарлы булыгыз, дуслар!

Һава торышы бозыла
Һава торышы бозыла

Уфада һава торышының начараюы фаразлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бүген республикада җепшек кар явуы, бозлавык һәм көчле җил көтелә.

Ведомство Башгидрометүзәк мәгълүматларына таяна. Аның мәгълүматлары буенча, 21 декабрьдә кичке сигезгә кадәр болытлы һава торышы көтелә. Төбәктә көндез җепшек кар явачак.  Кайбер районнарда юлларда кар сырынтылары, бозлавык булуы көтелә.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Төнлә -11,-13°, көндез -2,-4° булачак.

"Җил көчәю һәм кар яву сәбәпле, агачлар, конструкцияләр янында булудан качарга һәм автомобиль кую урыннарын саклык белән сайларга киңәш итәбез. Бозлавык аркасында руль артында саграк булыгыз: тизлек режимын киметегез, маневр өчен җитәрлек араны саклагыз. Җәяүлеләргә дә юл йөрү кагыйдәләрен онытырга ярамый һәм юл кырыена, шулай ук биек биналарга якын басып торырга ярамый, бигрәк тә аларда “Сак булыгыз, бозлы кар төшүе ихтимал!" дигән кисәтү тактасы булса”, - дип белдерделәр  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: