+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
23 декабрь 2024, 03:45

Әгәр бүген буран дуласа...

Халык сынамышлары синоптиклар фаразлары белән туры килерме?

Әгәр бүген буран дуласа...Әгәр бүген буран дуласа...
Әгәр бүген буран дуласа...

Халык сынамышларына күз салсак, 23 декабрь көнне буран дуласа, димәк, тиздән, суыклар башланыр, дигән борынгылар.  

Республика синоптиклары якындагы өч көнгә һава торышын фаразлады. “Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген көндез республикада урыны белән бераз кар явачак. Кайбер районнарда бозлавык, юлларда кар көртләре, кар өеме, бозлавык. Җил көньяктан талгын исәчәк. Көндез һава температурасы -2, -7 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе көнне, 24 декабрьдә, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә һава температурасы - 11, -16 градус, урыны белән -21 градуска кадәр суыта, көндез -6, -11 градус.

25 декабрьдә, шулай ук, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә - 11, -16 градус, урыны белән -21 градуска кадәр төшәчәк, көндез -6, -11 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас