Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышының нинди булачагы турында хәбәр итте. “Башгидрометүзәк” синоптиклары мәгълүматларына караганда, бүген көндез урыны белән җепшек кар явачак, көньяк районнарда явым-төшем көчлерәк булмакчы. Кайбер районнарда бозлавык, электр чымнарында һәм агачларда юеш кар ятуы, юлларда кар өемнәре булуы, бозлавык көтелә. Җил көнбатыштан талгын. Көндез температура 0, -5 градус.
Якшәмбе, 29 декабрьдә, урыны белән бераз кар явачак, бозлавык булуы көтелә. Җил көнбатыштан талгын. Төнлә -7, -12 градус, көндез -4, -9 градус.
Дүшәмбе, 30 декабрьдә, урыны белән тагын бераз кар явачак, бозлавык булачак. Җил көнбатыштан талгын. Төнлә -7, -12 градус, аязытканда -17, -22, көндез -4, -9 градус.
Автор фотосы.