+30 °С
Облачно
Журналга язылу

Бураннар озакка килдеме?

Синоптиклар фаразларына колак салыйк.

Бураннар озакка килдеме?Бураннар озакка килдеме?
Бураннар озакка килдеме?

Башкортстанда бу көннәрдә начар һава торышы сакланачак. Бүген, 2 гыйнварда,  республикада җепшек кар явачак, урыны белән буран чыгачак, юлларда кар көртләре, кар өемнәре һәм бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көнбатышка күчеп, уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Төнлә һава температурасы -6, -11 градус, көндез +1, -4 градус торачак. Бу хакта “Башгидрометүзәк” хәбәр итә.

Уфада болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан. Көндез бераз җепшек кар явачак, юлларда кар көртләре, бозлавык. Һава температурасы төнлә -7, -9 градус, көндез 0, -2 градус булачак.

Автомобиль юлларының аерым участокларында төнлә һәм иртән томан. Юлларда сак булыгыз!

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас