+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
2 гыйнвар 2025, 07:30

Быел җәй салкын булмасмы?

Элек-электән сынамышлар буенча киләчәкне фаразлаганнар.

Быел җәй салкын булмасмы?Быел җәй салкын булмасмы?
Быел җәй салкын булмасмы?

1 гыйнварда һава торышы нинди булса, ел шундый килә.

2 гыйнвар көнне никадәр суык булса, җәй шулкадәр салкынрак килер.

3 гыйнвар көнне морҗадан чыккан төтен өскә таба күтәрелсә, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

4 гыйнвар көнне боз сөңгеләре пәйда булса, җәй уңышлы килер.

5 гыйнварда көн суык булса, икмәк тә, яшелчә дә уңар. Җылы, аяз көн мул уңыш вәгъдә итми.

6 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп күренә икән, җиләк уңар.

7 гыйнвар – Раштуада көн суык булганны яраталар. Ул – мул уңыш билгесе. Әгәр бу көнне кар эри башласа, мул уңыш көтмәгез.

8 гыйнварда йомшак кар яуса, 19 гыйнварда көн бик суык булыр.

9 гыйнварда чәүкә һәм каргалар тавышланса, тиздән буран чыгар.

10 гыйнварда песи борынын яшереп, бөгәрләнеп ятса, кыш озын һәм суык булыр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас