Башкортстанда бүген җылы булачак, әмма иртәгәдән синоптиклар салкын һава агымы керүен фаразлый.
“Башгидрометүзәк” хәбәр иткәнчә, бүген, 5 гыйнварда республикада көндез җепшек кар явуы көтелә. Төбәкнең көнчыгыш районнарында карның шактый нык явуы көтелә. Урыны белән буран, бозлавык, электр чымнарына һәм агачларга, юлларга кар сырынтылары ятуы көтелә.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Көндез температура -3,+2 градус тәшкил итәчәк. Кичкә термометр баганалары күрсәткечләре -3, -8 градуска кадәр төшәчәк.
Иртәгә,6 гыйнварда, төнлә -8, -13 градус, аязытканда -18градус, көндез -5, -10 градус булачак. Бераз кар явуы, юлларда бозлавык булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын.
7 гыйнварда төнлә 11,-16 градус, урыны белән -18,-22 градус, көндез -8,-13 градуска кадәр суыту көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе бүген көндез җилнең секундына 15-20 метрга җитүе турында кисәтә.
Автор фотосы.