Башкортстанда якындагы тәүлектә бозлы яңгыр, көчле җил һәм буран чыгуы фаразлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, төнлә төбәктә урыны белән кар һәм җепшек кар, буран, бозлы яңгыр, бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар сырынтылары ятуы, җилнең тизлеге секундына 16-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, республикада алдагы өч көндә җылы һава торышы фаразлана. Бүген, 9 гыйнварда, җепшек кар явуы, урыны белән буран чыгуы, бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга кар сырынтылары ятуы, юлларда кар көртләре, бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы 0, -5 градус тәшкил итәчәк.
Җомга көнне, 10 гыйнварда, җепшек кар явуы дәвам итәчәк, көндез урыны белән, төнлә аерым районнарда бозлавык, тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар сырынтылары ятачак, юлларда кар өемнәре, кар көртләре, бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, төнлә урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -2, -7 градус, көндез +1, -4 градус торачак.
Автор фотосы.