+30 °С
Облачно
Журналга язылу

Быел чын кыш булмаячак!

Синоптиклар язга карата да фаразларын җиткерде.

Быел чын кыш булмаячак!Быел чын кыш булмаячак!
Быел чын кыш булмаячак!

Мәскәү төбәгендә чын кыш булмаячак, ә яз быел вакытыннан алда киләчәк, дип хәбәр итте “Фобос” үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.

Ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел Русиянең күпчелек өлешендә җылылык аномалиясеннән башланды. Температура нормадан 4-9 градуска, ә урыны белән 12 градуска артыграк.

"Мәскәүдә гыйнварның беренче декадасы нормадан 5 градуска диярлек җылырак булды, һәм инде өченче тәүлек рәттән кыш уртасында һава торышы „метеорологик“ яз хәлендә, чөнки уртача тәүлеклек температура 0 градустан артып китә”, — дип язган синоптик үзенең Telegram-каналында.

Аның сүзләренчә, кар көртләре тиз эри, аларның биеклеге нормадан биш тапкыр түбәнрәк.

Тишковец ачыклаганча, һава температурасы якындагы ике көндә үзгәрмәячәк. Сезон ахырына кадәр чын кышны көтәргә дә кирәкми.

Синоптикларның кыска вакытлы фаразлары буенча, киләсе атнада бераз кар явуы һәм аз гына салкынаю көтелә, ләкин бу шартлы гына. Зур кар көртләре булмаячак. Һава торышын Атлантикадан килгән җылы һава массалары билгеләгәнлектән, Русиянең көньягы һәм Урыс тигезлегенең көньяк-көнбатышының һәм көнбатышының зур өлеше кар капламын тулысынча диярлек югалтачак.

Фаразлар буенча, кыш ахырына кадәр Мәскәүдә уртача температура нормадан 5 градуска югарырак булачак, ди белгеч. Кайвакыт кар явачак һәм салкын булачак, әмма гомуми тенденцияне ул гына үзгәртмәячәк.

Тагын, синоптик фикеренчә, март аенда уртача айлык температура нормадан 4 градуска, ә апрельдә 3 градуска югарырак булыр дип көтелә. Яз 21 марттан да иртәрәк килер, ә кар апрель башына эреп бетәр, дип көтелә.

Быелгы кыш безнең төбәктә дә нәкъ менә Мәскәүдәге кебек. Димәк, безгә дә язның бик иртә килүен көтәргә була.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас