16 гыйнварда көн җылы булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез, дигән сынамыш бар халыкта. Быел әле чын кышны күргән юк, димәк, яз да иртә киләчәк.
Бүген Башкортстанда төнлә урыны белән көчле кар явуы, юлларда көртләр барлыкка килүе, кар сырынтылары, бозлавык көтелә. Республикада һава торышының начараюы турында “Башгидрометүзәк” белгечләренә сылтама белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе кисәтә.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, секундына 9-14 метр тизлектә исәчәк. һава температурасы төнлә -5, -10 градус, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.
Юлларның аерым участокларында күрү мөмкинлеге начарая.
Автор фотосы.