-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Аяк асты бозлавык...

Синоптиклар алдагы көннәрдә сак булырга чакыра.

Аяк асты бозлавык...
Аяк асты бозлавык...

Бүген, 18 гыйнварда, Башкортстанда көндез урыны белән бозлавык булуы көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе кисәтә.
"Башгидрометүзәк" синоптиклары фаразы буенча, шимбә көнне урыны белән бераз кар явачак, көндез бозлавык булачак. Җил көньяктан талгын. Төнлә -12, -17 градус, аязытканда -18, -23 градус, көндез -7, -12 градус.
19 гыйнварда бераз кар явуы көтелә, урыны белән бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә -6, -11 градус, аязытканда -16 градус, көндез -1, -6 градус.

20 гыйнварда вакыт-вакыт кар явачак, юлның аерым участокларында кар сырынтылары ятуы, бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Төнлә -4, -9 градус, көндез -1,-6 градус.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: