+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
23 гыйнвар 2025, 03:50

Быел җәй суык булырмы?

Халык сынамышларына игътибар итегез, дуслар.

Быел җәй суык булырмы?Быел җәй суык булырмы?
Быел җәй суык булырмы?

23 гыйнварда җил көньяктан иссә, җәй озын, әмма суык була, дигән сынамыш бар халыкта. Сезнең якларда җил кайсы яктан исә, дуслар? Белгечләр фаразларына да колак салыйк әле.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 23 гыйнварда, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы -12, -17 градус булачак.

Җомга көнне, 24 гыйнварда, урыны белән бераз кар явачак, җил көньяктан уртача исәчәк. Термометр баганалары төнлә -13,-18 градус, аязытканда -23 градус, көндез -9,-14 градус күрсәтәчәк.

Шимбә көнне, 25 гыйнварда, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяктан уртача. Төнлә һава температурасы  -13, -18, аязытканда -23 градуска кадәр салкын, көндез -9, -14 градус торачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас