Башкортстанда якындагы ял көннәрендә салкыннар фаразлана. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 24 гыйнварда, сизелерлек явым-төшем көтелми, төньяк районнарда бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Көндез һава температурасы -9, -14 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 25 гыйнварда, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көньяктан талгын исәчәк. Термометр баганалары төнлә -14,-19 градус, урыны белән -24 градуска кадәр салкын, көндез -9,-14 градус күрсәтәчәк.
Якшәмбе, 26 гыйнварда, шулай ук, артык явым-төшем көтелми. Җил көньяктан уртача. Һава температурасы төнлә -16, -21 градус, урыны белән -26 градуска кадәр суык, көндез -9, -14 градус торачак.
Билгеле булуынча, Башкортстанда 23 гыйнвар төне кыш башыннан бирле иң салкын төн булды.
Автор фотосы.