25 гыйнвар төнендә томан төшеп, айны каплый икән, августта көз җитәр.
26 гыйнварда көн кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.
27 гыйнварда йолдызлар күп булса – буран булыр, сирәк икән – аяз, суык һава торышы көтегез.
28 гыйнварда җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле суыклар килер.
29 гыйнварда карлы, җылы көн – эссе җәй вәгъдә итә. Балыкчыларга да бу көн яхшы фал: балык яхшы кабачак.
30 гыйнварда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.
31 гыйнвар – айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр.
Автор фотосы.