+30 °С
Облачно
Журналга язылу

+3 градуска кадәр җылыта!

Башкортстан синоптиклары якындагы өч көнгә һава торышын фаразлады.

+3 градуска кадәр җылыта!+3 градуска кадәр җылыта!
+3 градуска кадәр җылыта!

 “Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген көндез бераз кар явачак, урыны белән бозлавык, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында явым-төшем булмаячак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Көндез һава температурасы - 1, -6 градус, көньяк-көнчыгышта -11 градуска кадәр салкын торачак.

Иртәгә, 28 гыйнварда, янә кар көтелә, көндез җепшек кар, урыны белән көчле кар явачак. Кайбер районнарда бозлавык, юлларда бозлавык, кар өемнәре. Көндез тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар сырынтылары ятачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Төнлә һава температурасы -3, -8 градус, көньякта -13 градуска кадәр суыта, көндез -3, +2 градус күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 29 гыйнварда, төнлә кар явачак, көндез дә бераз җепшек кар явачак. Төнлә кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар сырынтылары ятачак, юлларда кар өемнәре, бозлавык. Җил көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, көндез -3, +3 градуска кадәр җылытачак .

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас