+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Табигать белән дус бул!
28 гыйнвар 2025, 12:30

Февраль нинди булачак?

Синоптиклар кышның соңгы аена фаразларын җиткерде.

Февраль нинди булачак?Февраль нинди булачак?
Февраль нинди булачак?

 “Башгидрометүзәк” белгечләре февраль аена Башкортстанда һава торышы буенча фаразларын җиткерде.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, кышның соңгы аенда республикада һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1 градуска югарырак булыр дип фаразлана (норма -11,7 градус). Айлык явым-төшем нормага якын (20-40 миллиметр) булыр дип көтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу кыш Башкортстанда соңгы елларда иң җылы кышларның берсе булды. 2025 елның 4 гыйнварында көндез Уфа-Дим аэрологик станциясе буенча һава температурасының абсолют максимумы ябылган, ул +2,2 градус тәшкил иткән. Кыш өчен алдагы рекордлы +2,1 градус җылылык Уфада 1965 елда теркәлгән булган.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас