Синоптиклар республикада алдагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген җепшек кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар сырынтылары ятачак, бозлы яңгыр явуы, юлларның аерым участокларында кар өемнәре, бозлавык булуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы -3, +2 градуска кадәр җылытачак.
Пәнҗешәмбе, 30 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җепшек кар явуы көтелә, юлларда бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә - 1, -6 градус, көндез +2, -3 градус булачак.
Җомга көнне, 31 гыйнварда, Башкортстанда җепшек кар явуы, юлларда бозлавык булыр дип фаразлана. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Төнлә һава температурасы - 1, -6 градус, көндез +2, -3 торачак.
Автор фотосы.