+30 °С
Облачно
Журналга язылу

Ялларда салкыннар көтәргәме?

Синоптиклар Башкортстанда алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады.

Ялларда салкыннар көтәргәме?Ялларда салкыннар көтәргәме?
Ялларда салкыннар көтәргәме?

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген җепшек кар һәм  карлы яңгыр явачак, урыны белән бозлавык, томан булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы  +2, -3 градус торачак.

Шимбә көнне, 1 февральдә, урыны белән республикада кар һәм җепшек кар явуы, бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача. Төнлә һава температура 0, -5 градус, көндез +2, -3 тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 2 февральдә, һава торышы артык үзгәрмәячәк. Шулай ук урыны белән кар һәм җепшек кар явачак, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача исәчәк. Төнлә һава температура 0, -5 градус, көндез +2, -3 булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас