Барлык яңалыклар

Әгәр февраль җылы булса...

Ә сез халык сынамышларына ышанасызмы?

Әгәр февраль җылы булса...
Әгәр февраль җылы булса...

Кышның соңгы аена кердек. Элек-электән халык табигать холкын күзәтеп барган. Шуңа бәйле, төрле сынамышлар барлыкка килгән. Без дә сынап карыйк әле, дуслар.

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр.

Февраль карга бай, апрель суга бай.

Февраль суык икән — җәй яхшы килә.

Февраль суык һәм коры — август эссе.

Февраль җылы булса — яз салкын килә.

Февральдә бәс күп булса — җәен чык күп төшәр, бал мул булыр.

Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә — яз озакка сузыла.

Февраль карсыз — коры җәй.

Февральнең соңгы атнасы суыграк булган саен, март җылырак килә.

Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.

Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.

Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.

Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: