Барлык яңалыклар

Быел Кар бабайлар да тиз чүкте

Алдагы көннәрдә бераз салкыннар фаразлана.

Быел Кар бабайлар да тиз чүкте
Быел Кар бабайлар да тиз чүкте

Алдагы өч көндә Башкортстанда бераз  суытачак. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 3 февральдә, урыны белән кар һәм җепшек кар явуы, юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяктан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы +1, -4 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 4 февральдә, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көньяктан талгын исәчәк. Термометр баганалары төнлә -2, -7 градус, аязытканда -12 градус, көндез 0, -5 градус күрсәтәчәк.

Чәршәмбе көнне, 5 февральдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача исәчәк. Төнлә -7, -12 градус, көндез -2,-7 градус булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: