Алдагы өч көндә Башкортстанда салкыннар көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 5 февральдә, явым-төшем булмаячак, кайбер районнарда бозлавык күзәтеләчәк. Җил көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы -1, -6 градус.
Пәнҗешәмбе көнне, 6 февральдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан талгын. Термометр баганалары төнлә -9,-14 градус, урыны белән -15,-20 градус, көндез -2,-7 градус күрсәтәчәк.
Җомга көнне, 7 февральдә, явым-төшемсез, җил көнчыгыштан талгын. Төнлә -9,-14 градус, урыны белән -15, -20 градус, көндез -5, -10 градус.
Автор фотосы.