+1 °С
Болытлы
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 12 февраль көнне Башкортстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булмаячак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә.
Һава температурасы төнлә -9, -14 градус, аязытканда -15, -20 градуска кадәр суыта, көндез -3, -8 градус торачак.
Ни гаҗәп, бу кышта без өйрәнгән февраль бураннары әлегә көтелми.
Автор фотосы.