Башкортстан буенча якындагы өч көндә урыны белән -32 градуска кадәр суытачак, дип кисәтәләр төбәк синоптиклары. “Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген республикада бераз кар явачак, кайбер районнарда буран, юлларда кар көртләре хасил булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы көндез -8, -13 градус торачак.
Сишәмбе көнне, 18 февральдә, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә - 18, -23 градус, аязытканда -28 градуска кадәр суыта, көндез -10, -15 градус.
Чәршәмбе, 19 февральдә, явым-төшемсез. Җил алмашынучан, талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә - 19, -24 градус, урыны белән -27, -32 градуска кадәр суыта, көндез -10, -15 градус булачак.
Автор фотосы.